Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында кече ветеринария белгечләрен әзерләү буенча уку курслары башланды. Курсларда 19 кеше укый.
Курслар «Ютазы РДВБ» ДБУ базасында оештырылган. Укырга килүчеләр алдында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм Н.Э.Бауман ис. КДВМА белгечләре чыгыш ясаячак. Укуда катнашучылар авыл хуҗалыгы хайваннарында була торган төрле авырулар, аларны дәвалау һәм профилактикалау ысулларын өйрәнәчәкләр, шулай ук кирәкле практик күнекмәләр алачаклар, дип көтелә.
Курслар тәмамлангач һәм аттестация узгач, белем алучыларга сертификатлар тапшырылачак, алар шуның нигезендә кече ветеринария белгечләре булып эшли алалар.