Чаллыда яңа ел бәйрәмнәре алдыннан “Яңа ел казы” ярминкәләре узачак

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

Чаллыда яңа ел бәйрәмнәре алдыннан “Яңа ел казы” ярминкәләре узачак. Ярминкәләр 16, 17, 23 һәм 24 декабрь көннәрендә Шамил Усманов урамындагы “Төзүче” стадионы янәшәсендәге мәйданчыкларда узачак.

Аларда кош ите, сыер, сарык, дуңгыз итләре сатылачак.

Искәртеп узабыз, Чаллыда тагын 16 һәм 23 декабрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре дә узачак. Алар, гадәттәгечә, 3 мәйданчыкта оештырыла: Габдулла Тукай яр буе урамында (“Төзүче” стадионы), Галиәсгар Камал ис. бульварда (Тынычлык һәм Мәскәү проспектлары арасында) һәм Шамил Усманов урамында (Пушкин ур., тукталышыннан алып Вахитов проспектына кадәр).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International