Кичә, 12 декабрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш визиты белән Италиянең Милан шәһәренә килде. Татарстан делегациясе составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов һәм башкалар бар.
Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов Италиянең Ломбардия өлкәсе Президенты Роберто Марони белән очрашты, очрашу «Палаццо Ломбардия» Хөкүмәте йортында узды.
Аннары ике проект тәкъдир ителде: «Bio Plastica» проекты (Татарстанда биопластиклар җитештерү заводы төзү) һәм «Little Italy» проекты (Татарстанда күпфункцияле комплекс төзү) .
«Bio Plastica» проекты тулысынча таркала торган биопластиклар (РНА) җитештерүгә, биополимерлар җитештерү буенча сәнәгать предприятиесен төзүгә юнәлдерелә. Биополимерлар җитештрү өчен чимал буларак, агросәнәгать калдыклары (шикәр чөгендере, тростник, бәрәңге калдыклары, бодай һәм кукуруз крахмалы, май һәм җиләк-җимеш калдыклары) кулланылачак.
Татарстанда бу завод 24 ай эчендә төзелеп бетәргә мөмкин. Модуль конструкция булганга күрә аның куәте дә артачак.
Рөстәм Миңнеханов бу проектны перспективалы дип саный, чөнки ул эшкәртелә торган үсемлек чималына нигезләнә.
«Татарстан – бу проектны гамәлгә ашыру өчен иң уңай төбәк, чөнки аның авыл хуҗалыгы җитештерүе шактый алда бара», – диде ул.
Бүген Рөстәм Миңнеханов берничә очрашу һәм эшлекле сөйләшүләр уздырды, «Италия – Татарстан» форумында катнашты.
Аерым алганда, INALCA (Италия) компаниясе вәкилләре белән очрашты.
Киңәшмә барышында республикада эре мөгезле терлекләр симертү мәйданчыклары төзү буенча хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. 2014 елда шундый мәйданчык төзү буенча хезмәттәшлек итү ниятләре хакында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм INALCA Италия компаниясе белән килешү дә төзелгән иде.
Рөстәм Миңнеханов бу хезмәттәшлекнең үзара файдалы булуына ышаныч белдерде, чөнки Татарстанда эре мөгезле терлекләр саны да күп, ветеринария контроле дә көчле, дип, белдерде ул.
Рөстәм Миңнеханов Италия партнерларына бу юнәлештә – терлекләр симертү мәйданчыклары төзүдә активрак булырга тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, ресурс базасы җитәрлек. Моннан тыш, кредит хәлләре дә яхшы, бу да бизнес үсешенә уңай тәэсир итәчәк.
Әңгәмә барышында италиялеләр ит җитештерү заводын төзү мөмкинлеген карауны да тәкъдим иттеләр.
Ит эшкәртү предприятиесен төзүгә килгәндә, бу проект та Татарстан ягыннан хупланачак, диде Рөстәм Миңнеханов, әмма бу әлегә перспективада кала, башта терлек симертү мәйданчыкларын төзү буенча ныклап сөйләшергә кирәк, диде ул.
INALCA компаниясе вәкилләре очрашу барышында Оренбургтагы һәм Мәскәүдәге проектларны киңәйтү турында сөйләделәр («Макдональдс» компаниясе өчен ит китерү, ит белән күпләп тәэмин итүчеләр турында һ.б.). Алар Татарстанга инвестиция кертергә әзер булулары хакында да әйттеләр.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Италия инвесторлары эре мөгезле терлекләр симертү мәйданчыкларын урнаштыру буенча тәкъдим ителгән урыннар белән таныштылар, диде.