Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында күп сөт бирә торган сыерлар үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды

2017 елның 12 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының “Әсән” ҖЧҖ базасында күп сөт бирә торган сыерлар үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәхимҗан Кәримов, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКУ башлыгы урынбасары Илдар Фәрхуллин, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Семинар-киңәшмә барышында эре мөгезле терлекләрне ашату һәм карау технологиясенә аерым игътибар бирелде. «Әсән» ҖЧҖ бу юнәлештә зур эш алып бара, ул «Мустанг» компаниясе белән дә хезмәтттәшлек итә. Хуҗалыкта даими рәвештә лаборатор анализлар ясала, шуннан соң консультантлар туклану рационнарын төзиләр. Нәтиҗәдә монда һәркөнне 9,4 тоннага якын сөт җитештерелә, ә бер сыердан көнлек уртача савым 23,6 килограммга җитә.

Семинара-киңәшмәдә катнашучылар “Әсән” ҖЧҖенең терлекчелек комплексында булдылар, монда алар бозаулар, кысыр таналарны, савым сыерларын тоту шартлары һәм нәселле терлекчелектә белешмәләрне исәпкә алу системасының эше белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International