Бүген, 12 декабрьдә, 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне уза.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча уза: Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:
– шәхси ярдәмче хуҗалыклар/крестьян-фермер хуҗалыклары булдыру;
– яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү;
– авылда яшь белгечләргә ярдәм итү;
– азык-төлек продуктларына бәяләрне күтәрү;
– авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, саклау һәм эшкәртү;
– авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме күрсәтү;
– авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүен матди-техник тәэмин итү;
– җир реформасы, җирдән файдалану, җир арендалау, җир бәхәсләре, җир кишәрлекләре статусын үзгәртү;
– хезмәт хакы түләүләрен тоткарлау;
– төрле республика программалары буенча техника һәм җайланмалар бүлеп бирү;
– авыл җирлегендә торак пунктларны су белән тәэмин итү, газлаштыру;
– терлекчелек комплексларына үтеп керү юлларын ясау;
– умартачылыкны һәм ат үрчетүне үстерү.