Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Иске Һади авыл җирлеге башлыгы үз хуҗалыгында 10 баш эре мөгезле терлек асрый

2017 елның 11 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Иске Һади авыл җирлеге башлыгы Илназ Мөхетдинов үз хуҗалыгында 10 баш эре мөгезле терлек асрый, шул исәптән – 5 баш савым сыеры.

«Терлекләрне карашырга миңа әти-әнием булыша, – дип сөйли Илназ Мөхетдинов. – Сыерлар саварга аппаратыбыз бар. Быел сөтчелек юнәлешендә мини-ферма төзү программасы буенча субсидия алдык һәм аңа терлеклекләр бинасын зурайттык. Район да ярдәм итте – безгә 1200 данә керамзит блоклар бирде».

Шәхси хуҗалыкта терлек азыгын үзләре әзерлиләр. «Безнең 7 гектар пай җирләребез бар. Быел 150 түмгәк печән әзерләдек, аның бер өлешен саттык. Көзен 7 тонна ашлык суктырдык, – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы. – Элегрәк терлекчелек белән шөгыльләненргә авыр иде, хәзер эшләр җиңеләйде. Бу шөгыльдән гаилә бюджетына шактый керем керә. Бу эштә дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру да нык этәргеч бирә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International