Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы “Аксубай” агрофирмасының «Луч»бүлекчәсендә авыл хуҗалыгы техникасын һәм башка агрегатларны ремонтлау эше дәвам итә. «Бүгенгә 270 сабан ремонтланды, – дип сөйләде бүлекчә идарәчесе Владимир Дмитриев. – Аннары культиваторлар, ургычлар, кәтүкләр ремонтлый башлыйбыз. Барлык белгечләр дә тәҗрибәле һәм алар үз эшләренә бик җаваплы карыйлар».
Машина-трактор паркы тимерчелегендә тимерче Вячеслав Садыйков һәм слесарь Анатолий Васиков эшлиләр. Вячеслав Садыйков тимерче булып ун еллап эшли инде, җәйге чорда ашлык чистарту машинасында да эшли. Анатолий Васиков тиздән алтмыш яшьлеген билгеләп үтәчәк. Ул озак еллар машина йөртүче булып эшли, ремонт эшләрендә дә тәҗрибәсе шактый.
«Җәен буш тормас өчен техиканы сыйфатлы итеп ремонтлау бик мөһим, – ди Вячеслав Садыйков. – Эшләү өчен барлык шартлар тудырылган, эшне график нигезендә башкарабыз».