Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне уздырыла

2017 елның 11 декабре, дүшәмбе

2017 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне уздырыла.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча уздырылачак: Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:

– шәхси ярдәмче хуҗалыклар/крестьян-фермер хуҗалыклары булдыру;

– яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү;

– авылда яшь белгечләргә ярдәм итү;

– азык-төлек продуктларына бәяләрне күтәрү;

– авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, саклау һәм эшкәртү;

– авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме күрсәтү;

– авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүен матди-техник тәэмин итү;

– җир реформасы, җирдән файдалану, җир арендалау, җир бәхәсләре, җир кишәрлекләре статусын үзгәртү;

– хезмәт хакы түләүләрен тоткарлау;

– төрле республика программалары буенча техника һәм җайланмалар бүлеп бирү;

– авыл җирлегендә торак пунктларны су белән тәэмин итү, газлаштыру;

– терлекчелек комплексларына үтеп керү юлларын ясау;

– умартачылыкны һәм ат үрчетүне үстерү.

Кабул итүгә алдан язылырга мөмкин, телефоннар: 8 (843) 221 76 66, 221 76 79.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International