Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында район башлыгы авыл җирлекләре активистлары белән очрашулар уздыра

2017 елның 8 декабре, җомга

2017 елның 7 һәм 8 декабрендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Олы Мәтәскә һәм Алан авыл җирлекләрендә район башлыгы Илдус Зарипов индивидуаль эшкуаралар, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар башлыклары белән очрашты. Аларда авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, дәүләт тармак программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Бүгенге көндә Теләче районында 49 крестьян-фермер хуҗалыгы һәм 4,6 мең шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә. Шулай ук 2 кооператив эшли. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 6 мең эре мөгезле терлек, шул исәптән 2,1 мең баш савым сыеры бар. Муниципаль ярдәмнең төп чараларыннан берсе – 3 һәм аннан күбрәк сыер асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бушлай саву аппаратлары бирү. Әлеге программаны гамәлгә ашыру өчен 2014-2017 елларда район бюджетыннан 4,8 млн. сум акча бүлеп бирелгән.

Район башлыгының мондый очрашулары районның барлык авыл җирлекләрендә дә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International