«Свияга» АХҖ» ҖЧҖенең Борнаш сөт-товар фермасында һәркөнне 2 тоннадан артык сөт савалар

2017 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының «Свияга» АХҖ» ҖЧҖенең Борнаш сөт-товар фермасында һәркөнне 2 тоннадан артык сөт савалар. Монда 657 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шуннан 133 баш – савым сыеры.

«Эш иртәнге сәгать биштә башлана. Иң төп мәсьәләләрнеңберсе – әлбәттә, терлекләрне ашату. Сыерларның азык рационына сенаж, печән, салам һәм фураж керә, – дип сөйләде ферма мөдире Фирдәүс Халикова. – Бездә 4 машина белән сыер саву остасы эшли, болар – Гөлүсә Галиуллина, Римма Галиуллина, Эльвира Узбәкова һәм Айсылу Хәйретдинова. Алар барысы да эшләренә бик җаваплы карыйлар».

«Ямин монда ике ел эшлим. Эш шартлары да, коллектив та яхшы, дус», – ди сыер савучы Гөлүсә Галиуллина.

Фермада бозауларны Фәния Заһриева карый. Бозаулар саны 90 баштан артык исәпләнә. «Бозауларны яшь бала караган кебек карыйм. Сөт, су, ботаклы азык, витаминнар бирәбез. Аларның һәркайсын үз вакытында бирергә кирәк», – ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International