Кичә, 6 декабрьдә, Н. Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең биотехнология һәм стандартлаштыру факультетының 3 курс студентлары «ГПП «Элита» баш нәсел предприятиесе» АҖендә булдылар. Биология, генетика һәм терлекләр үрчетү кафедрасы мөдире Равил Хәертдинов җитәкчелегендә уку семинары узды.
Студентлар нәсел бирүче үгезләрне тоту, авыл хуҗалыгы хайваннарын үстерү ысуллары турында күп нәрсә белделәр, иммуногенетик экспертиза лабораториясенең һәм сөт сыйфатын селекцион тикшереп тору лабораториясенең эшләре белән таныштылар.