Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2017 елның 11 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясалды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.
Чарада Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ белгечләре, районнар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Гелүс Баязитов савым сыерларының продуктивлылыгын арттыру мөмкинлекләре турында сөйләде. Министрлыкның эшче комиссиясе тарафыннан «Татарстан Республикасы шартларында күп сөт бирә торган таналар үстерү» буенча технологик регламент эшләнде. Гелүс Баязитов сыерларны бозаулатуга әзерләү, бозаулар карау, таналарны орлыкландыру, ветеринария хезмәте күрсәтү мәсьәләләренә җентекләп тукталды. «Таналарны орлыкландыру өчен иң кулай вакыт – аларга 14 ай булганда», – диде ул.
Аннары 11 айда терлекчелек күрсәткечләре турындагы нотык белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады.
Аның әйтүенчә, бу елның 1 декабренә Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларында эре мөгезле терлекләр саны 733,3 мең баш тәшкил итә, шул исәптән – 244,4 мең баш сыер, 1168,1 мең тонна сөт (узган елның шушы чорына карата 105%), 345,9 мең тонна (102%) терлек ите һәм кош ите җитештерелгән. Бер сыердан 11 айда уртача савым – 5012 кг (105%).
Эре мөгезле терлекләр саны узган елга караганда Зәй, Сарман, Зеленодольск, Балтач, Кукмара, Яңа Чишмә, Саба, Буа районнарында һәм башка районнарда арткан. Сөт җитештерү күләме Зәй, Әтнә, Кукмара, Әлки, Балык Бистәсе, Сарман һәм Теләче районнарында арткан. «Минзәлә, Кама Тамагы, Тукай һәм Арча районнарында сөт җитештерү кимегән», – дип өстәде Нәҗип Хаҗипов.
Соңыннан “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов чыгыш ясады, ул катнашучыларны терлекчелектә нәсел эшенә йомгаклар белән таныштырды.