Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районында авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауны оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районында авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауны оештыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада район башлыгы Валерий Чершинцев, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Семинар-киңәшмәдә авыл хуҗалыгы техникасын 2018 елгы кыр эшләренә сыйфатлы әзерләү, аңа сервис хезмәте күрсәтү, кадрлар сайлау һ.б. мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Чарада катнашучылар «Абалач» ҖЧҖендә һәм «Победа» ҖЧҖендә булдылар. «Абалач» ҖЧҖендә алар ашлык складын һәм ремонт остаханәсен карадылар, техниканы кышка куюның үзенчәлекләре белән таныштылыр. «Победа» ҖЧҖендә сабаннарны һәм башка агрегатларны ремонтлауның барышы белән таныштылар. Монда эшне бу елның декабрь башына бетерү планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International