Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районыннан Әнсәл Вафауллин КФХында терлекләр өчен кышка яхшы азык базасы әзерләгәннәр

2017 елның 5 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының Ютазы авылыннан Әнсәл Вафауллин КФХында терлекләр өчен кышка яхшы азык базасы әзерләгәннәр. « Шартлыча бер баш хайванга 44 центнер азык бер. әзерләдек. Азык рационында – силос, сенаж, печән, салам һәм башка азык төрләре бар. Без өченче ел инде терлекләрне майлы орлыклар сыгынтысы белән тукландырабыз, ул яхшы энергия чыганагы, – дип сөйләде КФХ башлыгы. – Киләчәктә терлекләрне җәйге җәйләүгә чыгармыйча гына тотмакчы булабыз».

Крестьян-фермер хуҗалыгында 326 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 150 баш савым сыеры. Бер сыердан уртача көнлек савым 15,3 кг тәшкил итә, һәркөнне 2,3 тоннадан артык сөт савыла.

«Быел сыерларны ясалма орлыкландыру технологиясен куллана башладык. Бу савым сыерларының генетикасын яхшырта, – дип сөйли Әнсәл Вафауллин. – Әлбәттә, берүзең генә эшли торган эш түгел. Минем ышанычлы командам бар. Фидан Хәбиров – терлекләрне вакытында ашату өчен җаваплы, Равия Әхмәтова, Зөһрә Гәрәева, Эльвира Фәйзрахманова бозаулар карыйлар. Хуҗалыкның алыштыргысыз хезмәткәрләре – сыер савучылар Наҗия Жидкова һәм Зөлфирә Газиева. Күптән түгел безнең командага ветеринария табибы Рөстәм Ганиев кушылды, без моңа бик шат».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International