Татарстанда 2017 елгы шикәр чөгендере уңышыннан 230 мең тоннадан артык шикәр әзерләнде

2017 елның 5 декабре, сишәмбе

Татарстанда шикәр чөгендерен эшкәртү дәвам итә. Сезон башыннан алып республиканың шикәр заводларына 2048,8 мең тоннадан артык тонна татлы тамыр кабул ителде, шул исәптән: «Зәй шикәре» ААҖенә – 1239,4 мең тонна, «Буа шикәре» ҖЧҖенә – 557,1 мең тонна, «Нурлат шикәре» ЯАҖенә – 252,3 мең тонна.

Шикәр заводларында барысы 1579,1 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртелде, 231,5 мең тонна шикәр әзерләнде, шикәр чыгышы – 14,9 %.

«Зәй шикәре» ААҖендә – 121,5 мең тонна, «Буа шикәре» ҖЧҖендә – 71,3 мең тонна, «Нурлат шикәре» ЯАҖендә 38,6 мең тонна шикәр әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International