Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының Подгорный поселогында Ирина Горшенина хуҗалыгында 10 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 3 савым сыеры, тагын 9 баш кәҗә, 6 баш сарык, шулай ук кош-корт тоталар. «Көнгә 40 килограммнан артык сөт савып алабыз. Заказ буенча май һәм эрмемчек ясыйбыз, – дип сөйләде Ирина Горшенина. – Безнең даими сатып ала торган үз клиенталарыбыз бар. Продуктларны кешеләргә кызым Вика ташый. Артыгын базарда сатабыз».
Быел шәхси хуҗалыкта 12 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән мини-ферма төзегеннәр. «Бина төзү 1,5 миллион сумга төште. Республика программасы буенча 200 мең сум алдык», – дип сөйләде Ирина Горшенина.
Алга таба авыл эшкуары эре мөгезле терлекләр санын арттырырга уйлый. «Әлбәттә, моның өчен тагын бер терлекләр абзары төзергә кирәк, – дип сөйли Ирина. – Безнең җир кишәрлегебез дә бар, анда җиләк-җимеш, яшелчә үстерәбез. Әйтергә кирәк, мәшәкать җитәрлек, әмма бу кыенлыклар безне куркытмый. Ә бит авылда эшләгән кешенең үзенә кирәк бөтен нәрсәсе бар, тамагы да тук, өсте дә бөтен, башкаларны да ашата».