Татарстанда узган тәүлектә 3111,6 тонна сөт савылган

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында 3 декабрьдә тулаем алганда 3111,6 тонна сөт савылган. Бу күрсәткеч узган елның шушы чорына караганда 173,3 тоннага күбрәк.

Бер сыердан уртача савым 13,3 кг тәшкил итә. Көнлек уртача иң күп савым Әтнә районында – 23,9 кг. Бу күрсәткеч Кукмара районында – 20,4 кг, Саба районында – 20,2 кг, Мамадыш районында – 18,2 кг.

Тулаем савым күләме буенча Кукмара районы алда бара – 212 тонна. Икенче урында – Балтач районы (183,5 тонна), өчен урында – Әтнә районы (170 тонна).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International