12 декабрьдә Казанда республика авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең эре федераль һәм төбәк сәүдә челтәрләре вәкилләре белән очрашуы узачак. Чараны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Икътисадый министрлыгы уздыра.
Чара кысаларында эшкуарлар үз товарларын күрсәтәләр, шулай ук сәүдә челтәрләре эшенең, товарларны сертификацияләүнең һәм стандартлаштыруның төп принциплары турында белә алалар. Очрашуда «Х5 Retail Group», «Ашан», «Эссен», «Магнит», «Зельгрос», «Чаллы-икмәк», «Бахетле», «Арыш мае», «Мегастрой» һәм «Леруа Мерлен» кебек компанияләр вәкилләре була.
Чарада катнашу өчен түбәндәге сайтта теркәлергә кирәк: https://event-12-12-2017.timepad.ru/event/623907 яисә lily@tatarproduct.ru электрон адресына катнашучылар турында мәгълүмат (предприятие исеме, эшчәнлек төре, Ф.И.Ат.ис., контакт өчен белешмәләр): җибәререгә кирәк.
Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Фатыйх Әмирхан пр., 1а йорт («Монте Карло» залы). Башлана 12:45 сәгатьтә.