Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү турында фикер алыштылар

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында бу елның 10 аенда крестьян-фермер хуҗалыклары эшенә йомгак ясадылар. Чарада районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, «Арча РДВБ» ДБУ башлыгы Ринат Фәйзрахманов, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы башлыгы Рүзәл Мортазин, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Арча районы буенча бүлек башлыгы Габделхак Касыймов, районның крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары катнашты.

Киңәшмәнең пленар утырышы вакытында крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар, орлык материалы салу, авыл хуҗалыгы техникасын һәм агрегатларын ремонтлауны оештыру, район территориясен йогышлы авыл хуҗалыгы хайваннары авырулары керүдән һәм таралудан саклау, бухгалтерлык исәбен алып бару һәм хисап тоту мәсьәләләрен карадылар.

«2017 елның 10 аенда крестьян-фермер хуҗалыклары эшенә йомгаклар. 2018 елга үсеш перспективалары» темасына нотык белән район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге башлыгы Марат Абдуллин чыгыш ясады.

Киңәшмә азагында аерым крестьян-фермер хуҗалыклары башлыкларын бүләкләү тантанасы булды. Арча муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән КФХ башлыклары Илсөя Гатауллина, Хәлим Гарипов, Гөлназ Сабирова, Рәшит Фазлыев, Дамир Шакирҗанов, Исхак Минхәеров һәм Дамир Хәлиуллин бүләкләнделәр.

Киңәшмәнең практик өлешендә катнашучылар «Шакирҗанов Д.З.» һәм «Гарипов Х.К.» крестьян-фермер хуҗалыкларында булдылар, аларда эре мөгезле терлекләрне, яшь бозауларны тоту һәм ашату шартлары, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауның барышы белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International