«Россельхозбанк» АҖенең Татарстан филиалы сезонлы эшләр башкаруга 7 миллиард сумнан артык акча бирде

2017 елның 1 декабре, җомга

«Россельхозбанк» АҖенең Татарстан филиалы республиканың АПК эшләрен финанслауга 2017 ел башыннан алып 7,1 млрд. сум акча җибәрде, бу узган елның шушы чорына караганда 7%ка күбрәк. Республикада банкның сезонлы эшләрне финанслауга кредит өлеше 40% тәшкил итә. Моннан тыш, «Россельхозбанк» АҖ төбәктә ташламалы кредитлау механизмын гамәлгә ашыру буенча лидер, ул базарның 45%ын били.

«Россельхозбанкның кредит акчалары авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә вакытында чәчүгә әзерләнергә, орлыкларны, үсемлекләрне яклау чараларын, ягулык-майлау материалларын, ашламаларны оператив сатып алырга һәм көндәлек башка мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирде», – дип ассызыклады «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан филиалы директоры Ләлә Кәдермәтова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International