Кичә, 30 ноябрьдә, Балтач муниципаль районында АПК авыл хуҗалыгы оешмаларының бухгалтерлык һәм икътисад хезмәтләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Чара Иске Салавыч авылы Мәдәният йортында үтте. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының икътисадый анализ һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Марат Низаметдинов, аудит һәм коррупциягә каршы эш бүлеге башлыгы Рәсил Гыйләҗев, «КДАУ» югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең Икътисад институтында фән буенча директор урынбасары Илнур Сафиуллин, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, икътисадчылары һәм баш бухгалтерлары катнашты.
Семинар-киңәшмәдә авыл хуҗалыгы оешмалары эшенең 2017 елда көтелә торган финанс-икътисадый нәтиҗәләре, тармак хезмәткәрләрнең хезмәт хакы мәсьәләләре, бухгалтерлык эшен алып бару һәм хисаплылык үзенчәлекләре каралды.
АПК өчен кадрлар әзерләү турында «КДАУ» югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең Икътисад институтында фән буенча директор урынбасары Илнур Сафиуллин чыгыш ясады.
Очрашу азагында 2018 елга бурычлар билгеләнде.