Татарстан авыл хуҗалыгы музее яңа экспонатлар белән тулыландырылды

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

27 ноябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Казан федераль университеты мөгаллиме, ТАССРның элеккеге авыл хуҗалыгы министрының улы Айратом Җиһаншинбелән очрашты. Очрашу Игенчеләр сараенда узды, анда Айратның хатыны Лилия Җиһаншина да катнашты.

Айрат Татарстан авыл хуҗалыгы музее өчен экспонатлар – үзенең әтисе ТАССРның элеккеге авыл хуҗалыгы министры Усман Җиһаншин бүләкләнгән медальләрне алып килгән иде, алар арасында “РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” күкрәк тамгасы, “Хезмәт ветераны” күкрәк тамгасы, «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә егерме ел” юбилей медале һәм башка төрле бүләкләр бар.

«Узган елның декабрендә Игенчеләр сараенда әтием истәлегенә багышланган тантаналы чара узган иде, – диде Айрат Җиһаншин. – Аны күп кешеләрнең истә тотуы һәм хәтерләве безнең күңелебезне күтәрде, без моңа бик рәхмәтле. Шуннан соң бу бүләкләр үз урынын табарга тиеш, дип уйладык без, һәм аларны Татарстан авыл хуҗалыгы музеена тапшырырга булдык».

Белешмә өчен: Җиһаншин Усман Шаһи улы (26.09.1926 – 12.11.1992) Татарстан АССР Арча кантонының Олы Әтнә авылында туган. 1971 елдан алып 1983 елга кадәр ТААСР авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкара. Ул районнарга еш чыга торган булган, механизаторлар белән очрашкан, аларны тыңлап, үз киңәшләрен биргән. Нәкъ менә Усман Җиһаншин инициативасы белән республикада игенчелекнең прогрессив системасы эшләнә һәм ул соңыннан киң җәелдерелә.

Туганнары сүзләренә караганда, Усман Җиһаншин бик җаваплы, игътибарлы, гадел кеше булган, ул һәр мәсьәләне тиз хәл итәргә яраткан, һәр яңа эшкә зур энтузиазм белән тотына торган булган.

Ул «Батырлык өчен» (“За отвагу”) медале, «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” («За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.») медале, «Кенигсбергны алган өчен» («За взятие Кенигсберга») медале, «Совет Армиясенә һәм Флотына XXX ел» («XXX лет Советской Армии и Флота») медале, ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1966 һәм 1971 еллар), «Фидакарь хезмәт өчен» медале һәм башка бүләкләр белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International