Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗев үз хуҗалыгында 13 баш эре мөгезле терлек тота, шул исәптән 7 баш савым сыеры. «Гаиләдә һәрвакыт сыер асрый идек. Мин терлекчелек белән шөгыльләнүне үгезләр симертүдән башладым. Хәзер итне сату авыррак, ә сөткә ихтыяҗ һәрвакыт бар. Хөкүмәт тә бу юнәлештә зур ярдәм күрсәтә. Мәсәлән, бина төзү өчен без 200 мең сум күләмендә субсидия алдык, саву аппаратын район хакимияте бушлай бирде», – дип сөйләде Кирам Гыйләҗев.
Аның әйтүенчә, алар һәркөнне 60-65 килограмм сөт сатканнар, хәзер әзрәк – 30-35 кг. Озакламый сыерлары бозаулый башлый икән. «Кыш чыгар өчен 74 бәйләм (тюк) печән, 42 рулон салам әзерләдек, шулай ук 11 тонна ашлык фуражы бар. Бакчада 3 тоннага якын кабак үстердек, аны ваклап бирәбез, – ди җирлек башлыгы. – Тапшырылган сөткә исәп-хисапны вакытында ясыйлар, гаилә бюджетына килә торган керем начар түгел. Авылда да яхшы яшәп була, хәзер бит республикада кече хуҗалыкларга ярдәм итүгә зур игътибар бирелә».