ТИПКА базасында “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУнең районнардагы селекция-нәсел хезмәтләре башлыкларының квалификациясен күтәрү курслары узды

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

ТИПКА базасында “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУнең районнардагы селекция-нәсел хезмәтләре башлыкларының квалификациясен күтәрү курслары узды, укулар «Авыл хуҗалыгы хайваннарын үрчетүне оештыру» программасы буенча алып барылды.

Уку барышында нәселле терлекләрнең баш санын арттыру, сөт терлекләренең генетикасын яхшырту исәбенә терлекчелек продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыру һәм шул ук вакытта аның үзкыйммәтен киметү мәсьәләләре, терлекләрне лейкоздан һәм башка авырулардан вакытында дәвалауның заманча алымнары каралды. Эпизоотик һәм санитар иминлекне тәэмин итү буенча, эре мөгезле терлекләрне үрчетү, хайваннарны туклыклы ашатуны һәм карауны оештыру, сөт терлекчелегендә зоотехника һәм ветеринария чараларын үткәрүнең үзенчәлекләре буенча лекцияләр укылды һәм практик дәресләр үткәрелде. Түгәрәк өстәл форматында сөт җитештерүнең икътисадый нәтиҗәлелеген күтәрү, бозаулар тууны арттыру, туганнарын саклап калу, терлекчеләрнең хезмәтен җиңеләйтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Укырга килүчер алдында “ТИПКА” өстәмә һөнәри белем бирү ФДБФУ ректоры Николай Якушкин, институт хезмәткәрләре, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов, «Н. Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ, «Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты» («ТатНИИСХ») ФДБФУ белгечләре һәм башкалар чыгышлар ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International