Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының «ТрансАгро» ҖЧҖендә сөт җитештерү күләмнәрен арттырырга уйлыйлар

2017 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының «ТрансАгро» ҖЧҖендә «Транс сөт» бүлекчәсен булдырдылар. «Без сөт җитештерү белән генә шөгыльләнәчәкбез, – дип сөйләде бүлекчә директоры Илгизәр Садыйков. – Хәзер предприятие тәүлек саен “Зеленодольск сөт комбинаты” АҖенең Чистай филиалына 28 тоннадан артык сөт тапшыра. Бу күрсәткечләрне арттыру бурычы куелды».

«Без, терлекчелекне аерым бүлекчәгә чыгарыргамы-юкмы, дип, озак уйладык, әмма, башка юл юк, дигән нәтиҗәгә килдек. Сөт җитештерүгә аерым игътибар бирергә кирәк», – дип өстәде «ТрансАгро» ҖЧҖ директоры Ришат Мөхәммәдиев.

Илгизәр Садыйков әйтүенчә, Иске Ромашкино авылында ашлык ындыры базасында терлек азыгы үзәге булдырылды. Анда азык җитештереләчәк, терлекләр өчен рационнар төзелеп, «ТрансАгро» ҖЧҖ бүлекчәләренә җибәреләчәк. Нәтиҗәдә, тулаем сөт савымы 30%ка артачак, дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International