Казанда «Татарстан – сыйфат территориясе» Халыкара форумы узачак

2017 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

2017 елның 5 декабрендә Казанда “Татарстан Республикасында сыйфат көннәре - 2017” чаралары кысаларында «Татарстан – сыйфат территориясе» Халыкара форумы узачак». Чарада Россиянең һәм чит илләрнең сыйфат өлкәсендә әйдәүче белгечләре, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, сертификацияләү органнарының һәм квалификацияләрне бәяләү үзәкләренең экспертлары катнаша.

Форумда менеджментның халыкара стандартларын, «сакчыл җитештерү» инструментларын гамәлгә кертү тәҗрибәсе, товарларның сыйфатын, мәгълүмати иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре һәм башкалар хакында фикер алышу планлаштырыла.

Форумда катнашу өчен түбәндәге сайтта алдан теркәлү узарга кирәк: http://www.pcq.ru/conference/plan/?ELEMENT_ID=245.

Чара “Казан дәүләт энергетика университеты” югары һөнәри белем бирү ФДБМУ базасында узачак, адресы: Казан шәһәре, Красносельский урамы, 51 нче йорт. Теркәлү 09:30 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International