Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районыннан КФХ башлыгы 100 башка исәпләнгән эре мөгезле терлекләр бинасы төзергә кереште. Бүгенге көндә фермер 13 баш эре мөгезле терлек тота, шул исәптән 5 баш савым сыеры.
«Терлек азыгы әзерләү өчен арендага алынган 87 гектар җирем бар, анда бөртекле һәм кузаклы культуралар үстерәм, – дип сөйләде Николай Васильев. – Киләсе елда савым сыерлары өчен кирәкле җайланмалар алу өчен “КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программасы буенча конкурста катнашырга уйлыйм».