Татарстанда шикәр чөгендерен эшкәртү дәвам итә. Сезон башыннан алып республиканың шикәр заводларына 1,8 млн. тонна татлы тамыр кабул ителде, шул исәптән: «Зәй шикәре» ААҖенә – 1,1 млн. тонна, «Буа шикәре» ҖЧҖенә – 486 мең тонна, «Нурлат шикәре» ЯАҖенә – 220 мең тонна.
Шикәр заводларында барысы 1,4 млн. тонна шикәр чөгендере эшкәртелде, 201 мең тонна шикәр әзерләнде, шикәр чыгышы – 14,9 %.
«Зәй шикәре» ААҖендә – 107 мең тонна, «Буа шикәре» ҖЧҖендә – 60 мең тонна, «Нурлат шикәре» ЯАҖендә 34 мең тонна шикәр әзерләнде.