Н.Э.Бауман ис. «Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе” югары һөнәри белем ФДБМУ базасында «Меркурий» ФДМСында эшләү нигезләре буенча уку курсы узды. “Меркурий” ФДМСында эшләү өчен уку узу турында республиканың 18 ветеринария табибы сертификатлар алды.
Исегезгә төшерәбез, «Меркурий» Федераль дәүләт мәгълүмат системасы ветеринария өчен бердәм мәгълүмат мохитен булдыру, биологик һәм азык-төлек иминлеген арттыру максатларында дәүләт ветеринария күзәтчелегендә булган йөкләрне электрон сертификацияләү, Россия Федерациясе территориясе буйлап аларның йөрешен тикшереп тору өчен билгеләнә. 2018 елның 1 гыйнварыннан ветеринария документларын электрон йөртүне “Меркурий” ФДМСында тутыру мәҗбүри булачак.