2017 елның 10 аенда республиканың кулланучылар кооперациясе әзерләүчеләре һәр йорттан 404 килограммнан артык сөт җыйдылар. Татарстанның кулланучылар оешмалары берлеге белгечләре әйтүенчә, сөт җыю буенча иң югары күрсәткечләр Алексеевск, Баулы, Балык Бистәсе һәм Мәлки кулланучылар җәмгыятьләрендә. Бу юнәлештә Әгерҗе, Актаныш, Балтач, Бөгелмә, Кама Тамагы, Чирмешән һәм Чистай районнары кооператорлары калыша.
Сөт җыю күрсәткечләрен арттыруда аны сатып алу бәяләрен арттыру мөһим роль уйный, диләр учреждение белгечләре. Бүгенге көндә кулланучылар кооперациясе системасында бер литр сөтне сатып алу бәясе уртача 18,9 сум тәшкил итә.
Район кулланучылар җәмгыятьләренең терлек сую пунктларында бүгенге көнгә 6923 баш эре мөгезле терлек суелган, гомуми җитештерү куәтенең 50%ын тәшкил итә. Биектау районы кулланучылар җәмгыятенең терлек сую цехында 1773 баш эре мөгезле терлек суелган (115%), Минзәләдә – 1747 баш (113%). Балык Бистәсе һәм Чистай районнары кулланучылар җәмгыятьләрендә бу күрсәткеч бик түбән.