2017 елның 28 ноябреннән 1 декабренә кадәр Краснодар шәһәрендә Үсемлекчелек продукциясен җитештерү һәм эшкәртү өчен авыл хуҗалыгы техникасы, җаййланмалар һәм материаллар буенча «ЮГАГРО» халыкара күргәзмәсе узачак. Чараны «КраснодарЭКСПО» компаниясе оештыра.
«ЮГАГРО» – Россиядәге халыкара күргәзмәләрнең берсе, аның кысаларында үсемлекчелек продукциясен җитештерүнең тулы циклы, шулай ук эшкәртүне һәм саклауны үз эченә ала торган катнаш тармаклар комплексын күрсәтелә. Быел күргәзмәдә 32 илдән 670тән артык компания катнашачак, шул исәптән Германия, Италия, Кытай һәм Төркиянең милли һәм күмәк стендлары булачак. «ЮГАГРО» 6 бүлекне берләштерә: «Авыл хуҗалыгы техникасы. Запас частьләр», «Агрохимик продукция», «Утыртма материаллар һәм орлыклар», «Су сибү һәм сугару җайланмалары», «Теплица өчен җайланмалар» һәм «Авыл хуҗалыгы продукциясен саклау һәм эшкәртү өчен җайланмалар».
Күргәзмә эше практик юнәлештәге эшлекле программага корылган. «Россия АПКсының экспорт потенциалы: мөмкинлекләр һәм тәвәкәллек» темасына дискуссия форматында үткәрелә торгант пленар утырыш үзәк вакыйга булачак. Фикер алышуда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Краснодар крае администрациясе, тармак берлекләре вәкилләре һәм башка экспертлар катнаша.
Күргәзмә турында тулырак мәгълүматны монда алырга мөмкин: http://www.yugagro.org/ru-RU.