Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм хуҗалыкларында һәркөнне 69 тонна сөт җитештерәләр

2017 елның 21 ноябре, сишәмбе

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм хуҗалыкларында һәркөнне 69 тонна сөт җитештерәләр (2016 елның шушы чорына карата 109%). «Бер сыердан уртача көнлек савым 12,3 килограмм чыга, бу күрсәткеч буенча алдынгылар – “Луч”, “Яуширмә”, “Кулон”, “Җәкетау” хуҗалыклары, – дип сөйләде районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илгизәр Нуретдинов. – Быел авыл хуҗалыгы оешмалары яхшы терлек азыгы әзерләделәр. Азык ел ярымга җитәрлек итеп әзерләнде».

Аның сүзләренә караганда, районның кайбер авыл хуҗалыгы оешмаларында сөт җитештерү мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Мисал өчен, «ТрансАгро» ҖЧҖенең «Мөслим», «Тукай», «Совхоз-техникум», «Сарсаз» бүлекчәләрендә гомуми 3 мең баш сыердан һәркөнне 28 тоннадан артык сөт савалар.

«Безнең хуҗалыкта барысы 100 баш сыер бар, ә тәүлеккә 1,5 тонна сөт савабыз, – диде “Луч” ҖЧҖ директоры Валерий Назаров. – Сөтне “Агромол” компаниясенә тапшырабыз. Бер килограмм сөтнең база бәясе 20 сум тәшкил итә. Алынган акчалар техника ремонтлауга, ашлама сатып алуга һәм хезмәт хакы түләүгә китә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International