Болгар шәһәрендә авыл районнарының ирләр командалары арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатының финал ярышлары узды

2017 елның 21 ноябре, сишәмбе

Болгар шәһәрендә Татарстан Республикасының “Сәламәтлек” XIV авыл Спартакиадасы кысаларында авыл районнарының ирләр командалары арасында баскетбол буенча финал ярышлары узды. Ярышларны Татарстан Республикасы “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте оештырды.

Ярышларда республика муниципаль районнарыннан 14 команда катнашты. Барысы 140лап кеше иде.

Дүрт көн узган ярышлар йомгаклары буенча, команда исәбендә урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 нче урында – Биектау районы, 2 нче урында – Зеленодольск районы һәм 3 нче урында Спас районы командалары булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International