Бакчачылык җәмгыятьләренең инженерлык инфраструктурасын үстерү буенча республика ярдәмче программаларын гамәлгә ашыруга беренчел йомгаклар ясалды

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

«Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк берләшмәсендә бакчачылык җәмгыятьләренең инженерлык инфраструктурасын үстерү буенча республика ярдәмче программаларын гамәлгә ашыруга беренчел йомгаклар ясау буенча киңәшмә узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов рәислегендә үтте. Чарада Татарстан Республикасы Бакчачылар берлеге рәисе Владимир Дейнекин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Александр Дружин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Утырыш барышында бакчачылык җәмгыятьләренең инженерлык инфраструктурасын үстерү буенча республика ярдәмче программаларын гамәлгә ашыруга беренчел йомгаклар ясалды, бакчачылык ширкәтләре чикләренә кадәр керү юлларын, су белән тәэмин итү объектларын һәм электр үткәрү челтәрләрен төзү, ремонтлау һәм реконструкцияләү буенча башкарылган эшләр бәяләнде. Бу вакытка планлаштырылган эшләр төгәлләнеп килә. 64 бакчачылык ширкәтенә керү юллары ремонтланган, аның гомуми озынлыгы – 30 км. Су белән тәэмин итү буенча эшләр һәм каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыкларны төзекләндерү буенча эшләр төгәлләнгән. Декабрьдә 58 бакчачылык ширкәтендә электр белән тәэмин итү эшләрен төгәлләү планлаштырыла.

Совет утырышы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хакмият органнарына мөрәҗәгатьләр проектлары кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International