Быел Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Салагыш авылыннан Миңнехуҗиннар 150 баш каз үстергәннәр

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Быел Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Салагыш авылыннан Миңнехуҗиннар 150 баш каз үстергәннәр. «Без ун еллап инде каз үстереп сатабыз. Каз бәбкәләрен җәй башында бер айлыкларны алабыз. Моңа кадәр 100 баш чамасы ала идек, ә быел, сораучылар күп булгач, 150 башка кадәр җиткердек», – дип сөйләде Миләүшә.

Йорт хуҗалары казларны суя башладылар. «Каз түшкәләре 4-5 килограмм чамасы. Казларны коры килеш түгел, парландырып йолкырга яратам. Андый ысул белән вакыт азрак сарыф ителә. Мамыгын киптереп, сатарга уйлыйбыз», – дип өстәде ул.

Кадыбаш авылыннан Каюмовлар гаиләсе күптән түгел каз өмәсе үткәрделәр. Алар быел 30 баш каз үстергәннәр. «Каз өмәсендә хуҗабикә Фәридәнең туганнары һәм авылдашлар катнашты. Барысы да бик оста эшләделәр, ә эш беткәч, өстәл янында тәмле-томлылар белән сыйландык», – дип сөйләде бәйрәмдә катнашучылардан берсе - Рәзилә Ясәвиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International