2017 елның 21 ноябрендә “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында «Татагролизинг» АҖ авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре өчен семинар-киңәшмә үткәрә.
Анда кукуруз гибридларын дөрес сайлау мәсьәләләре каралачак, “Кызыл Шәрыкъ Агро” АҖ хуҗалыкларында кукуруз гибридларын җитештерү тәҗрибәсе күрсәтеләчәк, көнбагыш, шикәр чөгендере, бөртекле культуралар чәчүлекләрендә яфрактан тукландыру ысуллары һәм башкалар турында сөйлиячәкләр.
Чара түбәндәге адрес буенча уза: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Оренбур тракты ур., 8б йорт.
Семинар-киңәшмә 09:00 сәгатьтә башлана.