Татарстаннан механизатор Worldskills стандартлары буенча авыл хуҗалыгы өлкәсенең тармак чемпионатында өченче урынны алды

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Уфа шәһәрендә “Башкортостан дәүләт аграр университеты” югары белем бирү ФДБМУ базасында Worldskills стандартлары буенча авыл хуҗалыгы өлкәсендә «Авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча тармак чемпионаты узды. Ярышларда Башкортостанннан, Татарстаннан, Кырымнан, Белгород, Кемерово, Тамбов, Төмән, Орел, Оренбург, Самара, Свердловск, Ульяновск, Чиләбе өлкәләреннән, Ставрополь һәм Краснодар крайларыннан барысы 17 яшь белгеч катнашты. Шуларның 4есе конкурстан тыш катнашты. Конкурсантлар арасында студентлар, авыл хуҗалыгы оешмаларыныдң 18 яшьтән 28 яшькә кадәрге механизаторлары, баш инженерлары һәм сервис хезмәтләре белгечләре бар иде.

Конкурста катнашучылар 5 модуль буенча биремнәр башкардылар: “Terrion АТМ 3180”» тракторындагы газ бүлү механизмына техник хезмәт күрсәтү, «МТЗ-1221 тракторындагы Д-260 двигателенең ягулык системсына техник хезмәт күрсәтү”, «Пресслау-җыю агрегатындагы төзексезлекләрне бетерү, аны җыю һәм көйләү”, «Акрос-550» ашлык җыю комбайнындагы төзексезлекләрне бетерү һәм андагы ургычны көйләү», «МТЗ-1221 тракторындагы “биш корпуслы әйләнмәле Лемкен сабанын урнаштыру.

«Катнашучыларга модуль буенча биремне үтәүгә 3 сәг.вакыт бирелде. Әгәр бәхәсләр килеп чыкса яисә хезмәтне саклау мәсьәләсен хәл итәргә кирәк булса, вакыт туктатылып торылды, – дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Ришат Булатов. – Мәсәлән, кайбер мәйданчыкларда иминлекне тәэмин итү өчен вакыт туктатып торылды – күчерелмә яктырткычлар фонарикларга алыштырылды. Һәр модуль буенча балларны 80-100 позиция буенча исәпләделәр, шул исәптән хезмәтне саклау һәм экологик иминлек таләпләрен үтәү буенча да, кагыйдәләрне тупас бозулар өчен катнашучыларны ярышлардан төшереп калдыру да каралган иде».

Аның әйтүенчә, конкурста катнашучылар биремнәрне үтәгәндә агрегатка яисә машинага ЕТО (смена саен техник хезмәт күрсәтүне) уздырдылар, технологик документацияне өйрәнделәр, төзексезлекләрне өйрәнделәр һәм аларны бетерделәр, техниканы һәрьяклап эшкә көйләделәр, ахыр чиктә, үзләренең һәр гамәлләрен дефект китапларында күрсәттеләр.

Катнашучыларның эшләрен Башкортостан Республикасы агрофирмаларының һәм сервис оешмаларының инженерлары бәяләде. Компатриотлар (катнашучыларның экспертлары) хезмәтне саклауда, вакытны исәпләүдә катнаштылар, бәүәсле мәсьәләләрне хәл иттеләр.

Ярышлар йомгаклары буенча 1 нче урынны “ Башкортостан дәүләт аграр университеты” югары белем бирү ФДБМУ стуңденты Динар Хамматов (Башкортостан Республикасы) алды. Икенче урында – «Урал дәүләт аграр университеты» югары белем бирү ФДБМУ студенты Александр Луковцев (Чиләбе өлкәсе), өченче урында – «Казан дәүләт аграр университеты” югары белем бирү ФДБМУ студенты, “Агрокөч” АҖ механизаторы Марсель Әхмәтвәлиев (Татарстан Республикасы).

Конкурстан тыш катнашучы – «Сарман аграр көллитяте» ДАҺБУ студенты Азат Тимербаев «Иң югары осталык дәрәҗәсе» призына лаек булды.

Татарстан делегациясе составында шулай ук КДАУның Механикалаштыру һәм техник сервис” институты директоры Сергей Яхин, югары уку йортының кафедра мөдирләре Илнар Гаязов һәм Дамир Хәлиуллин бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International