Марат Әхмәтов Хунань провинциясенең (КХР) Кытайның халыкара сәүдәне үстерү комитеты рәисе урынбасары Ху Цян белән очрашты

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Хунань провинциясенең (Кытай Халык Республикасы) Кытайның халыкара сәүдәне үстерү комитеты рәисе урынбасары Ху Цян белән очрашты. Очрашу Игенчеләр сараенда узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, «РАЦИН» АҖ генераль директоры Әсхать Шәрәпов, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, «Сяосян-Волга» АҖ директорлар советы рәисе Нияз Хисмәтов, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре һәм башкалар катнашты.

Катнашучыларны сәламләп, Марат Әхмәтов якларның хезмәттәшлегенең барышы турында сөйләде. 2014 елда Татарстан Республикасы һәм Хунань провинциясе арасында хезмәттәшлек итү турында килешү имзалана, 2017 ел башында «Сяосян-Волга» авыл хуҗалыгы паркын төзү турында килешү төзелә. «9 октябрьдә әлеге проект Татарстан Республикасының Инвестиция советы президиумы утырышында хупланды», – дип өстәде министр.

Аның сөйләвенчә, бүгенге көндә паркның статусы һәм башка аспектлар турында Кытай ягы өчен документлар пакеты әзерләнә.

Ху Цян катнашучыларга җылы каршы алганнары өчен рәхмәт белдерде. «Без Татарстан агросәнәгать комплексының мөмкинлекләре турында күп беләбез. Безнең төбәкләрнең шактый күп уртаклыклары булуын да әйтергә кирәк – алар икесе дә үз илләренең үзәгендә торалар, диңгез портларыннан ерак, мәдәният һәм традицияләрдә дә охшашглыклар бар. Соңгы 20 елда без җитештерү секторын һәм авыл хуҗалыгы чималын эшкәртүне актив үстердек. Эшкәртүне үзләштереп, югары технологик дәрәҗәгә күтәрелгән сәнәгать предприятиеләребез бар, – дигән мәгълүмат бирде ул. – Без бирегә әлеге проект буенча эшне активлаштыру максаты белән килдек».

Очрашу азагында киләсе елга да Хунань провинциясе делегациясенең Татарстанга килүен оештыру турында килешүгә ирешелде. «Без сезнең делегацияне кабул итәргә һәм, шәхсән үзләре күреп танышсын өчен, мәйданчыкны күрсәтергә әзер», – дип йомгаклады чыгышын Марат Әхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International