Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының Н.Е. Токарликов ис. ҖЧҖ эре мөгезле терлекләр санын арттыра

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Бу елның декабрендә Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының Н.Е. Токарликов ис. ҖЧҖенең яңа терлекчеелк комплексына 1000 баш тана сыерлар кайтару планлаштырыла. Бүгенге көндә хуҗалыкта Голландия һәм Венгрия селекциясеннән эре мөгезле терлекләр сайлау эшләре алып барыла. Бу эшне башкаруда терлекчеләргә “Элита”» ГПП” АҖ һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе белгечләре зур ярдәм күрсәтәләр.

“Элита” ГПП” АҖ хезмәткәрлләре сүзләренә караганда, соңгы вакытта Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре күбрәк Европа селекциясеннән терлекләр сатып ала. Быел Германиядән һәм Венгриядән таналар Мамадыш, Биектау районнары һәм республиканың башка районнары хуҗалыкларына кайтарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International