Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов «Татар-информ» МА матбугат конференциясендә көзге кыр эшләренең барышы турында сөйләде

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов катнашында матбугат конференциясе узды, ул Республика хуҗалыкларында көзге кыр эшләренең барышы турында сөйләде.

«Ел ахырына якынлашып килә. Игенчелек җитештерү өлкәсендә ул уңышлы булды», – дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Республикада быел 2,9 млн. га чәчүлек җире булган, шул исәптән бөртекле һәм кузаклы культуралар 1,5 млн. гектардан артык, техник культуралар – 282,4 мең га. «Республика күләмендә 5,1 миллион тонна зашлык җыелды, уртача уңыш – 34,1 ц/га», - диде министр урынбасары.

Быел иң югары уңыш Зәй районында булуы турында билгеләп узды ул – 49,6 ц/га. Нурлат районында бу күрсәткеч – 46,1 ц/га, Сарманда – 44,3 ц/га, Кукмара һәм Тәтеш районнарында гектардан 40ар центнер. Ашлыкның иң күбе Буа районында суктырылган – 203 мең тонна. Зәй районында 193,3 мең тонна ашлык суктырылган, Сарманда – 190,2 мең тонна, Арчада – 175,7 мең тонна, Актанышта – 174,3 мең тонна, Тәтеш районында – 173,5 мең тонна.

Уртача республика күрсәткечләреннән түбәнрәк уңыш алган районнар: Әлмәт, Зеленодольск, Чирмешән, Менделеевск, Әгерҗе, Кама Тамагы һәм Югары Ослан районнары.

Быел машина-трактор паркы өлешчә яңартылды, диде ул - 200 трактор һәм 130 ашлык җыю комбайны сатып алынган.

«Урып-җыюэшләрен вакытында тәмамлауга шулай ук “Иң яхшы комбайнчы” конкурсын уздыру да булышты, – дип өстәде Илдус Габдрахманов. – Кичә 200 комбайнчы лаеклы бүләкләр алдылар».

«Быел без шикәр чөгендере уңышы буенча шактый зур сикереш ясадык, - дип әйтте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрының үсемлекчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов. - Татарстан кырларының 74 мең гектарында шикәр чөгендере үсә. Берничә ел элек кенә әле 2 млн. тонна шикәр чөгендере җыеп алуга омтылган идек. Узган ел 2 млн. 300 центнер уңыш алсак, бүгенге көнгә 3 млн. 100 тонна шикәр чөгендере җыеп алынды. Чөгендер уңышын җыю төгәлләнү алдында. Бары тик Чирмешән районында 500 гектар мәйдан калды. Ул бер-ике көн эчендә җыеп алыначак», – диде ул.

Татарстанда шикәр чөгендере уңышы гектарыннан 422 центнер чыга.

“Иң югары уңыш Сарман районында. Монда гектарыннан 458 центнер уңыш алалар, чөгендернең гомуми чыгышы – 550 мең тонна. Икенче урында Зәй (451 центнер, 466 мең тонна). Бу да – Татарстан өчен әһәмиятле күрсәткеч. Өченче урында – Актаныш һәм Мөслим (500 центнер) районнары. Әлеге культураны игүне яңарак кына башлаган булсалар да, бу районнар яхшы нәтиҗәләргә иреште. Калган позицияләрне Тәтеш һәм Тукай районнары (480 центнер, 438 мең тонна) бүлешә. Мин санап киткән районнар – шушы зоналарда эшләүче инвесторларның хезмәте. Бу мәйданнар барысы да “Агросила” ширкәте кулы астында”, – диде министр урынбасары.

Республикада чөгендерне җыю белән беррәттән, эшкәртү темплары да оешкан төстә бара. Бүгенгә 1736 тонна шикәр чөгендере эшкәртелгән. Көтелгән шикәр күләме – 450 мең тонна.

“Узган ел шикәр чөгендерен ел ахырына эшкәртеп бетергәннәр иде. Быел ул, беренче чиратта, Зәй шикәр заводында февраль аена да калачак. Әмма моның бернинди дә куркынычы юк, яңа технологияләр аны үзкыйммәтле килеш сакларга ярдәм итә”, – диде Илдус Габдрахманов.

Бүген Буа, Зәй, Нурлат шикәр заводлары тәүлегенә 16,5-17 мең тонна чөгендер эшкәртә.

Республикада бәрәңге һәм яшелчәләр җыю төгәлләнде. Тулаем бәрәңге җыемы – 142 мең тонна, уртача уңыш – 229 ц/га. АПК оешмаларында яшелчә 73,5 мең тонна җыелды.

Бәрәңге һәм яшелчәләр җитештерүчеләрнең иң эреләреннән: Арча районыннан «Кырлай» АФ” ҖЧҖ, Алабуга районыныннан «Вятские зори» АФ” ҖЧҖ, Лаеш районыннан «Нармонка» АФ” ҖЧҖ, Кукмара районыннан Вахитов ис. АХҖК, Биектау муниципаль районыннан “Бөреле” ЯАҖ, Түбән Кама районыннан “Якташлар” һәм Минзәлә районыннан “Дәүләтов” КФХ уңышлы эшләделәр.

«Республикада “Җиләк кластеры” да үсештә, аңа 50ләп зур булмаган хуҗалык керә, алар җир җиләге, кура җиләге, карлыган үстерәләр», – дип сөйләде Илдус Габдрахманов.

2017 елдан башлап республикада интенсив бакчалар утырту проекты эшли башлады. Быел көздән андый эшләр Мамадыш райлонының «Мостафин Р.С.» КФХында, (30 га), Чүпрәле районының «Хәйруллин А.И.» КФХында (11 га), Буа районының «Дәүвләтшина М.С.» КФХында (8 га), Югары Ослан районының “Заря” АФ” ҖЧҖендә Верхнеуслонского района (20 га) һәм башка хуҗалыкларда башкарылды.

«Азык буенча запас күп – шартлыча бер баш терлеккә 35 центнер азык әзерләнде. Кайбер хуҗалыклар азыкны ике елга җитәрлек итеп әзерләде, – диде министр урынбасары. – Җыелып бетмәгән культураларга килгәндә, болар – көнбагыш – 54 мең га һәм кукуруз 34 мең га мәйданда».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International