Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы «Дружба» агрофирмасы” ҖЧҖенең сөт-товар фермасында өч ир сыер савучы булып эшли

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы «Дружба» агрофирмасы” ҖЧҖенең Кырык-Садак сөт-товар фермасында өч ир сыер савучы булып эшли. Аларның иң яше – Рөстәм Шәрәфетдинов. «Сыерларның бозаулаганын көтеп, төне буе кизү торам. Яңа туган бозауларны бокска урнаштырам, сыерны кул белән савам һәм ул сөтне бозауга эчерәм. Терлекләрне яшьтән яратам, үз эшемне яратып эшлим», – дип сөйли 36 яшьлек сыер савучы.

Рөстәмнең туганы Рәфыйк Шәрәфетдинов яз һәм җәй көннәрендә тракторда эшли, ә көзен һәм кышын – фермада. Ул таң белән үзенең сыерлары янына килә, алар – 40 баш. «Аларны савам, асларын, үзләрен чистартам. Әгәр сыерлар пычрак булса, сөт кими», – дип сөйләде Рәфыйк Шәрәфетдинов.

Ир-ат сыер савучылардан иң тәҗрибәлесе – Юрий Леонтьев, ул биредә 10 елдан артык эшли инде. Аның яраткан сыеры – Малютка. Ул аңардан һәм калган 39 сыердан һәркөнне 300 литрдан артык сөт сава. Хатыны Анастасия белән гаилә подряды булып эшне алып баралар, ул бозаулату бүлегендә эшли.

«Безнең эшләргә кеше юк иде, шуңа күрә аларны шул эшкә күндердек. Ә хәзер алар үзләре дә ияләште инде. Бик әйбәт эшлиләр, сыерлары һәрвакыт чиста, уртача тәүлеклек савым да югары», – дип сөйләде ферма мөдире Сәйдәш Исламов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International