Республиканың Азнакай районында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре слеты узды

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

Республиканың Азнакай районында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре слеты узды. Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, район башлыгы Марсель Шәйдуллин, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

«Азнакай районы игенчеләре ел саен бөртеклелеәрдән мул уңыш җыялар. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә олы рәхмәтемне белдерәм, сезнең тырышлык белән республиканың аграр тармагы югары күрсәткечләргә ирешә», – дип билгеләп үтте үз чыгышында Алмаз Хисаметдинов.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин да АПК белгечләрен фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба алдынгылыкны саклап калырга өндәде.

Слетта алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Азнакай муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы, Рәүмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Бүләкләр иң яхшы дип танылган механизаторларга, агрономнарга, машина белән сыер саву осталарына, терлекчеләргә, ветеринария табибларына, бухгалтерларга, умартачыларга һәм крестьян-фермер хуҗалыклары башлыкларына бирелде. Бәйрәмне районның иҗат коллективлары катнашындагы мәдәни-күңел ачу программасы да бизәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International