Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында (ТИПКА) «Органик авыл хуҗалыгы: база курсы» темасына уку семинары узачак

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

2017 елның 29 ноябрендә “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында «Органик авыл хуҗалыгы: база курсы» темасына уку семинары узачак.

Семинар кысаларында органик авыл хуҗалыгының төп төшенчәләрен һәм аны алып баруның үзенчәлекләрен системалаштыру, органик җитештерү технологияләрен кертү һәм әлеге продукцияне сертификацияләү буенча үзебезнең илнең һәм чит илләрнең тәҗрибәсен күрсәтү, шулай ук республика территориясендә әлеге авыл хуҗалыгы җитештерүенең перспективада үсеш юлларын билгеләү планлаштырыла.

Семинарда катнашу түләүсез. Чарада катнашу өчен гаризаны 2017 елның 17 ноябренә кадәр электрон адреска җибәрергә кирәк: tipkia@mail.ru, eco.oc@yandex.ru (катнашучының фамилиясен, исемен, атасының исемен, биләгән вазыйфасын, оешма исемен һәм элемтә өчен мәгълүмат күрсәтелергә тиеш).

Чара түбәндәге адрес буенча уза: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Оренбур тракты ур., 8б йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International