Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының Урсай авылыннан Ленар Хазишин – яшь фермер. Бүгенге көндә аның хуҗалыгында 27 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 18 баш - савым сыеры. «Савым яхшы – көнгә уртача 16 килограмм чыга. Терлекләр рационында печән, сенаж, фураж, он, – дип сөйли Ленар Хазишин. – Сөтнең бер өлешен бозауларга калдырабыз, калганын Азнакай май заводына илтәбез».
Быел терлекләр өчен ике елга җитәрлек азык әзерләгәннәр. «Терлек азыгын районның башка авыл хуҗалыгы оешмаларына да сатабыз. Безнең эшкәртелә торган 200 гектар җиребез бар. Быел бодайдан, арпадан һәм башка культуралардан яхшы уңыш алдык», – дип сөйләде фермер.
«Минем таянычым һәм ярдәмчем – хатыным Кумуш. Икәүләп эшләгәндә, бөтен эш тә тизрәк бара, – дип өстәде Ленар Хазишин. – Алга таба эре мөгезле терлекләр санын арттырырга уйлыйбыз».