“Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре” республика конкурсына гаризалар алу дәвам итә

2017 елның 10 ноябре, җомга

“Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре” республика конкурсына гаризалар алу дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, конкурсны Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган иде.

Конкурста һөнәри белеме һәм һөнәре буенча кимендә 3 ел стажы булган республиканың авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре катнаша ала.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: «Иң яхшы икътисадчы», «Иң яхшы бухгалтер», «Иң яхшы инженер», «Иң яхшы зоотехник», «Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Татарстан Республикасы муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең иң яхшы зоотехнигы», «Татарстан Республикасы муниципаль районында селекция-нәсел хезмәтенең иң яхшы башлыгы», «Иң яхшы ветеринария табибы», «Иң яхшы агроном», «Иң яхшы кадрлар хезмәткәре», «Агросәнәгать комплексында хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч».

Конкурста катнашу өчен 2017 елның 20 ноябренә кадәр Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына гариза һәм тиешле документларны тапшырырга кирәк. Тулырак мәгълүматны 8 (843) 221 76 69 телефоны аша алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International