Республиканың Теләче муниципаль районында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга әзерләү эшләре бара

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга әзерләү эшләре бара. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең район бүлеге башлыгы Хәмит Нәзиров хәбәр итте. «Шул эшләр белән бер үк вакытта авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау пунктларын һәм остаханәләрне кышкы сезонга әзерләү бара, кайбер авыл хуҗалыгы оешмаларында сабаннарны, культиваторларны һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы агрегатларын ремонтлауга керештеләр дә инде», – дип өстәде ул.

Эшләрнең оештырылуын районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең район бүлеге белгечләре тикшереп тора. Хәмит Нәзиров әйтүенчә, тикшерүләр «Теләче Агро» ҖЧҖ, «Игенче» ҖЧҖ, «Алан» ҖЧҖ һәм «Таң» ҖЧҖ бүлекчәләрендә үткәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International