Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы “Җүкәтау” ҖЧҖенең “Мегаферма” бүлекчәсе базасында эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологлар өчен уку семинары узды.
Чара барышында төп игътибар терлек үрчетү нигезләренә бирелде. Укуда катнашучылар эре мөгезле терлекләрне дөрес тукландыру һәм карау, туплау, сыерларны ясалма орлыкландыру ысуллары һәм техникасы, сыерларны һәм таналарны бозау китерүгә әзерләү һәм яшь эре мөгезле терлекләрне үстерү үзенчәлекләре белән таныштылар.
Укырга килүчеләр алдында “Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУнең терлек үрчетү һәм ясалма орлыкландыру бүлеге башлыгы Рөстәм Сәитов һәм Н.Э. Бауман ис. КДВМАнең А. П. Студенцов ис. акушерлык һәм вак хайваннарның патологиясе кафедрасы мөдире Самат Йосыпов чыгыш ясадылар.