Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының авыл хуҗалыгы оешмаларында техниканы кышкы саклауга кую эшләре төгәлләнеп килә

2017 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының авыл хуҗалыгы оешмаларында техниканы кышкы саклауга кую эшләре төгәлләнеп килә. «Кыр эшләре районның барлык авыл хуҗалыгы оешмаларында тәмамланды диярлек, көнбагышны җыеп бетерәсе һәм туфрак эшкәртүне төгәллисе калды, – дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация буенча консультанты Алексей Пузиков. – Шуңа күрә барлык хуҗалыклар да диярлек техниканы кышкы саклауга куйдылар».

Алексей Пузиков әйтүенчә, «Кулон» агрофирмасы” ҖЧҖендә, «Игенче» ҖЧҖендә, «Вәлиев Ф.Р.» КФХында, «Скоков Н.А.» КФХында һәм башкаларда авыл хуҗалыгы техникасы тиешле барлык шартлар үтәлгән килеш саклауга куелган. Шул ук вакытта “Сөт иле - Яңа Чишмә” ҖЧҖ филиалы механизаторларына карата кайбер искәрмәләр барлыгы турында да әйтте ул.

«Кулон» агрофирмасы” ҖЧҖендә сабаннарны культиваторларны ремонтлауга керешкәннәр. Бу эшләрне механизаторлар Исхак Нәҗипов һәм Владимир Чванов башкаралар. Бу агрегатларны ремонтлап бетерүне агымдагы ел азагына планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International