Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы терлекчеләренең эш күрсәткечләре узган елгыдан артып китте

2017 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районында 2017 елның 10 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясалды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Александр Косов районның авыл хуҗалыгы оешмаларындагы эшләрнең торышы турында сөйләде. Бу елның 1 ноябренә авыл хуҗалыгы оешмаларында 10,6 мең баш эре мөгезле терлек исәпләнә, сарыклар һәм кәҗәләр – 3,4 мең баш. «Светлая долина» ҖЧҖендә, «Яңа Юраш» агрофирмасы” ЯАҖендә, «Яшь көч» агрофирмасы” ҖЧҖендә һәм башка хуҗалыкларда эре мөгезле терлекләр саны арткан.

Ун ай эчендә тулаем сөт савымы 17 мең тоннага җиткән (узган елның шушы чорына карата 104%). «Алабуга” агрофирмасы” ҖЧҖендә бу күрсәткеч 8%ка арткан, «Колос” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында – 7%ка, «Яңа Юраш” һәм “Морты” агрофирмаларында – 5%ка. Бүгенге көндә район буенча бер сыердан уртача көнлек савым 13,8 кг тәшкил итә. «Колос” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы алда бара, монда һәр сыердан уртача 16,9 кг сөт савалар. Икенче урында – «Нократ таңнары (Вятские зори)» ҖЧҖ – (15,8 кг), ул сыерларның продуктивлылыгын ике мәртәбә арттырган. Александр Косов әйтүенчә, бу хуҗалыкның уңышын терлекләрне туклыклы ашату, аксымлы-витаминлы-минераль өстәлмәләр, майлы орлыклар сыгынтысы һәм шрот куллану тәшкил итә.

Бу чорда ит 2 мең тонна (103%) җитештерелгән. Бу юнәлештә “Алабуга” агрофирмасы” ҖЧҖ күрсәткечләре шактый югары, артым 25% тәшкил итә, «Светлая долина» ҖЧҖендә артым – 5%.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International