Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районыннан КФХ башлыгы 200 башка исәпләнгән сыер абзарын реконструкцияләп бетерде

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районыннан КФХ башлыгы 200 башка исәпләнгән сыер абзарын реконструкцияләп бетерде. «Электр һәм су үткәрдек, яңа тәрәзәләр, ишекләр куйдык, түбәсен яңадан яптык, эчке эшләрне башкардык, – дип сөйләде фермер. – Бу эшләрне башкарып чыгуда “Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм” программасы буенча откан грант акчалары зур ярдәм булды».

Бүгенге көндә крестьян-фермер хуҗалыгында 90 баш сыер бар. Михаил Дегтярев һәркөнне 700 килограммнан артык сөт сата. Яшь фермерга терлек азыгы әзерләүдә Өргәнчә авылыннан КФХ башлыгы Марат Садыйков булышкан.

«Планда – җитештерүне тагын да киңәйтү. Хәзер тагын бер бинаны төзекләндерүгә керештек, анда бозаулар торачак һәм сыерларны бозаулату бүлеге булачак», – дигән мәгълүмат бирде Михаил Дегтярев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International